Сделать свой сайт бесплатно
https://fo.ru
Реклама
Создай свой сайт в 3 клика и начни зарабатывать уже сегодня.
Тема: Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын анализлау.
Максат:
1) А.Яхин программасы буенча эшләп дәрес структурасын Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп үткәрү;
2) шигырь һәм поэмага төшенчә бирү;
3) укучыларның сәнгатьле сөйләүләренә ирешү;
4) батырлык, туган илгә мәхәббәт, халыкчанлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Ф.Галимуллин укуында ”Ватаным өчен”; Фән Вәлиәхмәтов башкаруында татар халык җыры; Ф.Кәримнең портреты; аның китаплары; “Илең турында уйла” биш шагыйрьнең тупланмасы; Саратский гармун; магнитофонда шул тавыш; таблица; “Фән һәм мәктәп” журналы.