Сделать свой сайт бесплатно
https://fo.ru
Реклама
Создай свой сайт в 3 клика и начни зарабатывать уже сегодня.
А.Г.Яхин методологиясенә нигезләнгән әдәбият дәресләрен тематик планлаштыру. 7-8 нче сыйныфлар өчен эш программасы.
Тема: Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын анализлау.
Максат:
1) А.Яхин программасы буенча эшләп дәрес структурасын Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп үткәрү;
2) шигырь һәм поэмага төшенчә бирү;
3) укучыларның сәнгатьле сөйләүләренә ирешү;
4) батырлык, туган илгә мәхәббәт, халыкчанлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Ф.Галимуллин укуында ”Ватаным өчен”; Фән Вәлиәхмәтов башкаруында татар халык җыры; Ф.Кәримнең портреты; аның китаплары; “Илең турында уйла” биш шагыйрьнең тупланмасы; Саратский гармун; магнитофонда шул тавыш; таблица; “Фән һәм мәктәп” журналы.
“Сак-Сок” бәетенә анализ
1) татар халык авыз иҗаты белән танышуны дәвам итү;
2) бәеттә баланың анага, атаның балага булган мәхәббәтен ачыклау;
3) бәетләренң үзенчәлекле якларын ачу.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне бирү.
Җиһазлау: “Сак-сок” бәете, бәетләрнең көйләрен тыңлау, татар халык авыз иҗатын туплаган күргәзмә, презентация, “Әдәбият белеме сүзлеге” китабы, магнитофон , “Сак-Сок бәетенең” җыры, әниләр турында җыр, Р.Фәхретдиннең “Үгет-нәсыйхәт” китабы.
А.Яхин методологиясенә нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе һәм презентация.
Тема: Чәчмә әсәргә анализ. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре.
1) әсәрне А.Яхин алымнары белән анализлау;
2) әдәбият теориясен кабатлау;
3) укучыларның дөрес һәм төзек сөйләмен үстерү өстендә эшне дәвам итү.
Җиһазлау: Әдәбият белеме сүзлеге, дәреслек, презентация.
- әсәрнең идеясен ачыклау;
- төп геройга характеристика бирү;
- укучыларда укуга карата мәхәббәт уяту.
Җиһазлау: жетоннар, 6 нчы сыйныф әдәбияты, портрет, төркемнәрдә утыру.
Дәрес тибы: Алынган белемнәрне гомумиләштерү.